Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
От Марка
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Гайсә күп кешеләрне тѳрле авырулардан савыктырды һәм күп җеннәрне куып чыгарды. Әмма җеннәр Аның Кем икәнен белгәнгә күрә, Гайсә аларга сѳйләргә рѳхсәт итмәде. Гайсә шулай җеннәрне куып, гыйбадәтханәләрдә Яхшы хәбәрне сѳйләп, бѳтен Гәлиләя җирендә йѳрде. Әмма Гайсә аларны Үзенең кем булуы хакында сѳйләүләрен каты итеп тыйды. Алар Гәлиләя диңгезе аръягындагы Герәсә җиренә килеп туктадылар. Гайсә кѳймәдән тѳшкәч үк, каберләр арасыннан чыккан бер җенле кешене очратты. Ул кеше каберләр арасында яши иде. Аны хәтта чылбырлар белән дә бәйләп куя алмаганнар. Гайсә кѳймәдән тѳшкәч үк, каберләр арасыннан чыккан бер җенле кешене очратты. Ул кеше каберләр арасында яши иде. Аны хәтта чылбырлар белән дә бәйләп куя алмаганнар. Чѳнки күп тапкырлар аяк-кулларын чылбырлар белән бәйләсәләр дә, ул барыбер чылбырларны ѳзә һәм богауларны вата торган булган. Берәү дә аны җиңә алмаган. Ул кѳне-тѳне бертуктаусыз каберләр арасында һәм тауларда үзен ташлар белән бәреп кычкыра торган булган. Ерактан ук Гайсәне күреп, ул Аның янына йѳгереп килде һәм, аякларына егылып, каты тавыш белән кычкырды:– Аллаһы Тәгаләнең Улы, Гайсә! Миннән Сиңа ни кирәк? Аллаһы хакы ѳчен Синнән ялварам, газаплама мине. Ул шулай әйтте, чѳнки Гайсә аңа: «Шакшы рух, бу кешенең эченнән чык!» – дигән иде. – Исемең ничек? – дип сорады аннан Гайсә.– Без бик күбәү, шуңа күрә минем исемем – Гаскәр, – дип җавап бирде тегесе. Һәм аларны бу җирдән куып җибәрмәвен үтенеп сорады. Тау битендә зур дуңгыз кѳтүе утлап йѳри иде. – Безне дуңгызларга җибәрче, без аларның эченә керербез! – дип ялвардылар шакшы рухлар. Гайсә рѳхсәт иткәч, кеше эченнән чыккан шакшы рухлар дуңгызлар эченә керделәр һәм дуңгыз кѳтүе текә ярдан диңгезгә ташланып батып үлде. Ә дуңгызларның саны ике меңгә якын иде. Кѳтүчеләр, качып китеп, бу хакта шәһәрдә һәм аның тирәсендәге авылларда сѳйләп йѳрделәр. Ә анда яшәүчеләр исә, ни булганын карарга дип, Гайсә янына килделәр, эчендә җеннәр булган кешенең киенгән һәм акылына килгән хәлдә утыруын күреп, куркып калдылар. Вакыйганы күргән кешеләр җенле кеше һәм дуңгызлар белән ни булганы хакында сѳйләп бирделәр. Шуннан соң алар Гайсәнең бу урыннан китүен үтенә башладылар. Гайсә кѳймәгә утырган чакта, элек җенле булган кеше Гайсә белән бергә барырга теләвен әйтте. Әмма Ул рѳхсәт итмәде:– Бар, ѳеңә кайтып, туганнарыңа Раббының ничек сине кызгануын һәм синең ѳчен нәрсә эшләгәнен сѳйлә, – диде Гайсә. Ул кеше китеп, Гайсәнең аның ѳчен нәрсә эшләгәне хакында Ун калада сѳйләп йѳрде һәм барысы да моңа таң калдылар. Аннан Гайсә Тур шәһәре тирәләренә юл тотты. Ул андагы бер йортта тукталды, һәм бу хакта берәүнең дә белүен теләмәгән иде дә, әмма мѳмкин булмады. Аның хакында кечкенә кызының эчендә шакшы рух булган бер хатын ишетеп алды. Ул шунда ук, килеп, Гайсәнең аякларына егылды. Бу мәҗүси хатын чыгышы белән Сурия Фойникәсе ѳлкәсеннән иде. Ул Гайсәдән кызы эчендәге җенне куып чыгаруын үтенде. – Башта балалар туенсыннар, – диде аңа Гайсә. – Икмәкне балалардан алып, кѳчекләргә ташлау яхшы түгел. – Әфәнде, – дип җавап бирде ул, – ләкин кѳчекләр дә ѳстәл астына балалардан коелган валчыкларны ашый бит. – Шулай дип әйтәсең икән, ѳеңә кайт: кызыңның эченнән җен чыкты, – диде Гайсә. Хатын ѳенә әйләнеп кайтты һәм кызының исән-сау түшәктә ятуын күрде. Җен аның эченнән чыккан иде инде. Халык арасыннан бер кеше җавап бирде:– Остаз! Мин Сиңа үземнең улымны китергән идем. Аның эченә шакшы рух кереп, улымны телсез итте. Шакшы рух аны кайда гына эләктермәсен, аны җиргә атып бәрә. Малайның авызыннан күбекләр ага, ул тешләрен шыкырдата, ә аннан соң бѳтен гәүдәсе катып кала. Синең шәкертләреңнән шакшы рухны куып чыгаруларын үтенгән идем, әмма алар моны булдыра алмадылар. – Әй, имансыз буын! – диде аларга Гайсә. – Миңа сезнең белән күпме булырга? Күпме сезне түзеп торырга? Малайны Минем янга китерегез! Аны Гайсә янына китерделәр. Гайсәне күрү белән шакшы рух малайны калтыратырга тотынды һәм ул җиргә егылды, авызыннан күбекләр агыза-агыза тәгәрәде. – Аның белән мондый хәл күптәннән була башладымы? – дип сорады Гайсә малайның атасыннан.– Балачактан бирле шулай, – дип җавап бирде анысы. – Аны шакшы рух күп тапкыр һәлак итәргә тырышты: әле утка ташлады, әле суга. Әгәр нәрсәдер эшли алсаң, кызган безне, ярдәм итче! – Ул ни дигән сүз: «әгәр эшли алсаң»? Ышанган кешегә һәммәсе дә мѳмкин. Һәм малайның атасы кычкырып җибәрде:– Ышанам! Ышанычым аз булганга күрә, миңа ярдәм ит! Гайсә, халыкның җыелуын күреп, шакшы рухка боерды:– Телсезлек һәм чукраклык рухы, Мин сиңа боерам: аның эченнән чык һәм башка кермә! Шакшы рух, малайны кѳчле итеп калтыратып, үкереп чыкты. Малай исә, үлгән сыман булды. Шуңа күрә күбесе, үлде, дип сѳйләнделәр. Әмма Гайсә аңа, кулыннан тотып, торырга ярдәм итте, һәм ул аягына басты. Аның бу сүзләре шәкертләрен бик тә гаҗәпләндерде. Әмма Гайсә кабатлап әйтте:– Дусларым! Аллаһы Патшалыгына керү ничек кыен! Алар Иерусалимга бара торган юлдан баралар иде. Гайсә алда барды, шәкертләре хәйран калган хәлдә, ә артларыннан баручылар куркынган хәлдә иделәр. Гайсә унике шәкертен читкә чакырып, Үзе белән нәрсә буласы хакында сѳйли башлады.
От Марка
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Выбор основного перевода