Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
От Марка
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Гайсә бѳтен Гәлиләя җирендә гыйбадәтханәләрдә ѳйрәтеп, Патшалык хакында Яхшы хәбәрне игълан итеп, халыкны тѳрле авырулардан һәм чирләрдән савыктырып йѳрде. Кыямәт кѳнендә Миңа күпләр: «Раббым, Раббым! Без Синең исемеңнән пәйгамбәрлек итмәдекмени? Синең исемең белән җеннәрне куып чыгармадыкмыни? Синең исемең белән башка күп кодрәтле эшләр эшләмәдекмени?» – дип әйтерләр. Әмма Гайсә шакшы рухка боерды:– Эндәшмә, чык аннан! Гайсә күп кешеләрне тѳрле авырулардан савыктырды һәм күп җеннәрне куып чыгарды. Әмма җеннәр Аның Кем икәнен белгәнгә күрә, Гайсә аларга сѳйләргә рѳхсәт итмәде. Гайсә каты кисәтеп:– Кара аны, берәүгә дә берни сѳйләмә. Ләкин руханига бар. Ул үзе сине карасын. Барысына да терелүең билгесе итеп, син Муса канунында таләп ителгән корбан бүләген китер, – дип, аны шунда ук җибәрде. Әмма Гайсә аларны Үзенең кем булуы хакында сѳйләүләрен каты итеп тыйды. Гайсә бу хакта һичкем белергә тиеш түгеллеген кисәтеп әйтте, кызны исә ашатырга кушты. Гайсә кешеләргә бу хакта берәүгә дә сѳйләмәскә кушты. Әмма Ул тыйган саен алар тагын да күбрәк сѳйләп йѳрделәр. – Авылга кире барма, – дип, Гайсә аңа ѳенә кайтырга кушты. Кыз, Паул артыннан һәм безнең арттан: – Бу кешеләр – Аллаһы Тәгалә коллары, алар сезгә котылу юлын күрсәтәләр, – дип кычкырып барды. Ул берничә кѳн шулай эшләде. Паулның ачуы килде һәм ул, борылып, рухка: – Гайсә Мәсих вәкаләте белән сиңа аның эченнән чыгарга боерам, – диде. Һәм рух шундук чыкты. Әмма явыз рух: – Гайсәне беләм, Паул да миңа таныш, ә сез кемнәр? – дип җавап бирде.
От Марка
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Выбор основного перевода