Тәүбә итеп Аллаһыга таба борылуның һәм Раббыбыз Гайсәгә иман китерүнең кирәклеге турында яһүдләргә дә, яһүд булмаганнарга да җитди рәвештә игълан иттем.
Әмма Аллаһы, билгеләнгән вакыт җиткәч, хатын-кыздан туган, яһүдләр канунына буйсына торган Улын җибәрде. Аллаһының Улы, канун астында булганнарны йолып, аларны Аллаһы балалары итү ѳчен килде.
Аның бу нияте исә моннан гыйбарәт: билгеләнгән вакыт җиткәч, күк һәм җирдә булганнарның барысын да Мәсихтә бер итеп берләштерү.