Яхъя суга чумдырды, ә сез, берничә кѳн үткәч, Изге Рухка чумдырылырсыз.
Барысы да Изге Рух белән сугарылдылар һәм Изге Рух биргән сүзләр белән башка телләрдә сѳйли башладылар.
Шулвакыт мин Раббының: «Яхъя суга чумдырды, ә сез Изге Рухка чумдырылырсыз», – дигән сүзләрен хәтергә тѳшердем.
Без һәммәбез дә: яһүдләр яки греклар, коллар яки иреклеләр, бер Рух белән чумдырылып, Мәсих тәненә кушылдык, һәм һәммәбезгә эчү ѳчен шул ук Рух бирелде.