Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шуннан соң Гайсә аңа әйтте:– Кара аны, берәүгә дә сѳйләмә, ә руханига барып үзеңне күрсәт һәм терелүеңне исбатлау билгесе итеп Муса кануны буенча таләп ителгән бүләкне тәкъдим ит. Һәм алар күрә башладылар. Гайсә аларга:– Карагыз аны, бу хакта беркем дә белмәсен, – дип каты кисәтеп әйтте. Әмма Гайсә аларны Үзенең кем булуы хакында сѳйләүләрен каты итеп тыйды. Гайсә бу хакта һичкем белергә тиеш түгеллеген кисәтеп әйтте, кызны исә ашатырга кушты. Гайсә кешеләргә бу хакта берәүгә дә сѳйләмәскә кушты. Әмма Ул тыйган саен алар тагын да күбрәк сѳйләп йѳрделәр. Гайсә аңа бу турыда беркемгә дә сѳйләмәскә кушты.– Бар, руханига күрен һәм, кешеләр ѳчен терелүең билгесе итеп, Муса канунында әмер ителгәнчә, корбан бүләген китер, – диде Ул. Ә Гайсә җитди рәвештә моны беркемгә дә әйтмәскә кушты.
Выбор основного перевода