Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Һәм Патша аларга җавабында: «Сезгә хак сүз әйтәм: Минем кечкенә туганнарымның берсенә нәрсә генә эшләгән булсагыз да, Миңа эшләгән буласыз», – дип әйтер. Һәм шул чакта Ул: «Сезгә хак сүз әйтәм: бу кечкенә туганнарымның берсенә эшләмәгән нәрсәне Миңа да эшләмәдегез». Ә Ул әйтте:– Әмма Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр сәгадәтлерәк! Әмерләремне үтәсәгез, сез – Минем дусларым. Гайсә аңа:– Миңа кагылма, чѳнки Мин әле Атам янына күтәрелмәдем. Туганнарым янына кайтып әйт: «Мин Үземнең Атам һәм сезнең Атагыз янына, Үземнең Аллаһым һәм сезнең Аллаһыгыз янына күтәреләм», – диде. Ә Аның сүзләрен үтәүче кешедә Аллаһы мәхәббәте чыннан да камилләшкән була: шуның аша без Аңарда булуыбызны беләбез. Аның һәрвакыт хак булуын беләсез икән, димәк, хаклык эшләүче һәркемнең Аллаһыдан туган булуын да беләсез. һәм ни генә сорасак та, Аннан алабыз, чѳнки Аның әмерләрен үтибез һәм Аңа яраклы эшләр эшлибез.
Выбор основного перевода