Toggle navigation
Главная
Переводы Библии
Комментарии к Библии
Библейские словари и энциклопедии
Новости
Выбор основного перевода
Синодальный
Современный
Перевод РБО. Радостная Весть
Юбилейное издание (Свет на Востоке)
Перевод свящ. Леонида Лутковского
Церковнославянский перевод
Аварский (магӀарул мацӀ)
Азербайджанский (Azärbaycanca)
Башкирский (башҡорт теле)
Беларускі пераклад
Грузинский (ქართული ენა)
Казахский (қазақ тілі)
Кумыкский (къумукъ тил)
Осетинский (ирон æвзаг)
Таджикский (тоҷикӣ)
Татарский (татарча)
Туркменский (Türkmençe)
Узбекский (ўзбекча)
Український переклад І. Огієнка
Чеченский (нохчийн мотт)
Чувашский (чӑвашла)
American Standard
Biblia Tysiąclecia
Deutsche Luther
Ελληνική μετάφραση
King James
Română traducere
Tradução português
Traducción al español
Traduction française
Traduzione italiana
Türkçe çeviri
中文 汉译
Новый русский перевод МБО
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Сделайте выбор
Комментарии Баркли
Новая Женевская Учебная Библия
Толкование Златоуста
Учебная Библия МакАртура
Толкование Жана Кальвина
Комментарии МакДональда к Библии
Серия комментариев МакАртура
Толкование Мэтью Генри
Толковая Библия Лопухина
Толкование Далласской семинарии
Толкование Блаженного Феофилакта Болгарского
Новый Библейский Комментарий
Комментарии Давида Стерна к Новому Завету
Комментарии Сперджена
Синодальный
Современный
Перевод РБО. Радостная Весть
Юбилейное издание (Свет на Востоке)
Перевод свящ. Леонида Лутковского
Церковнославянский перевод
Аварский (магӀарул мацӀ)
Азербайджанский (Azärbaycanca)
Башкирский (башҡорт теле)
Беларускі пераклад
Грузинский (ქართული ენა)
Казахский (қазақ тілі)
Кумыкский (къумукъ тил)
Осетинский (ирон æвзаг)
Таджикский (тоҷикӣ)
Татарский (татарча)
Туркменский (Türkmençe)
Узбекский (ўзбекча)
Український переклад І. Огієнка
Чеченский (нохчийн мотт)
Чувашский (чӑвашла)
American Standard
Biblia Tysiąclecia
Deutsche Luther
Ελληνική μετάφραση
King James
Română traducere
Tradução português
Traducción al español
Traduction française
Traduzione italiana
Türkçe çeviri
中文 汉译
Новый русский перевод МБО
Выбор книги основного перевода
От Луки
Яңа Гаһед
Яңа Гаһед
От Матфея
Яңа Гаһед
Книга От Матфея в переводе Татарский (татарча)
От Марка
Яңа Гаһед
Книга От Марка в переводе Татарский (татарча)
От Луки
Яңа Гаһед
Книга От Луки в переводе Татарский (татарча)
От Иоанна
Яңа Гаһед
Книга От Иоанна в переводе Татарский (татарча)
Деяния
Яңа Гаһед
Книга Деяния в переводе Татарский (татарча)
К Римлянам
Яңа Гаһед
Книга К Римлянам в переводе Татарский (татарча)
1. Коринфянам
Яңа Гаһед
Книга 1. Коринфянам в переводе Татарский (татарча)
2. Коринфянам
Яңа Гаһед
Книга 2. Коринфянам в переводе Татарский (татарча)
К Галатам
Яңа Гаһед
Книга К Галатам в переводе Татарский (татарча)
К Ефесянам
Яңа Гаһед
Книга К Ефесянам в переводе Татарский (татарча)
К Филиппийцам
Яңа Гаһед
Книга К Филиппийцам в переводе Татарский (татарча)
К Колоссянам
Яңа Гаһед
Книга К Колоссянам в переводе Татарский (татарча)
1. Фессалоникийцам
Яңа Гаһед
Книга 1. Фессалоникийцам в переводе Татарский (татарча)
2. Фессалоникийцам
Яңа Гаһед
Книга 2. Фессалоникийцам в переводе Татарский (татарча)
1. Тимофею
Яңа Гаһед
Книга 1. Тимофею в переводе Татарский (татарча)
2. Тимофею
Яңа Гаһед
Книга 2. Тимофею в переводе Татарский (татарча)
К Титу
Яңа Гаһед
Книга К Титу в переводе Татарский (татарча)
К Филимону
Яңа Гаһед
Книга К Филимону в переводе Татарский (татарча)
К Евреям
Яңа Гаһед
Книга К Евреям в переводе Татарский (татарча)
Иакова
Яңа Гаһед
Книга Иакова в переводе Татарский (татарча)
1. Петра
Яңа Гаһед
Книга 1. Петра в переводе Татарский (татарча)
2. Петра
Яңа Гаһед
Книга 2. Петра в переводе Татарский (татарча)
1. Иоанна
Яңа Гаһед
Книга 1. Иоанна в переводе Татарский (татарча)
2. Иоанна
Яңа Гаһед
Книга 2. Иоанна в переводе Татарский (татарча)
3. Иоанна
Яңа Гаһед
Книга 3. Иоанна в переводе Татарский (татарча)
Иуды
Яңа Гаһед
Книга Иуды в переводе Татарский (татарча)
Откровение
Яңа Гаһед
Книга Откровение в переводе Татарский (татарча)
← Предыдущая
От Луки
Следующая →
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
1
Шуннан соң Гайсә шәһәрләр һәм авыллар буйлап Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне сѳйләп йѳрде. Унике шәкерте Аның белән булды.
2
Гайсә явыз рухлардан һәм авырулардан савыктырган хатын-кызларның берничәсе: эченнән Гайсә җиде җенне куып чыгарган Мәрьям, аны Магдалалы дип йѳрткәннәр,
3
Һируд йортында идарә итүче Хузас хатыны Йохана, Сусанна һәм башка күп хатыннар да Аның белән иделәр. Хатын-кызлар Гайсәгә һәм Аның шәкертләренә үзләре хисабына ярдәм итәләр иде.
4
Үзе янына тѳрле шәһәрләрдән күп халык җыелганда Гайсә гыйбрәтле хикәя сѳйләде:
5
– Бер чәчүче үзенең орлыкларын чәчәргә чыккан. Чәчкән вакытта орлыкларның кайберләре юл буена тѳшкән һәм тапталган, аларны кошлар чүпләп бетергән.
6
Кайберләре ташлы туфракка тѳшкән һәм тишелеп чыксалар да, дым булмаганлыктан кипкәннәр.
7
Кайбер орлыклар күгәнлеккә тѳшкән. Күгән куаклары, алар белән бергә үсеп, аларны басып киткән.
8
Ә башка орлыклар яхшы җиргә тѳшкән һәм, үсеп китеп, бер орлыктан йѳз бѳртек уңыш китергән.Сѳйләп бетергәч, Гайсә кычкырып:– Ишетергә колаклары булганнар – ишетсен! – диде.
9
Гайсәнең шәкертләре исә Аннан:– Бу кинаяле хикәянең мәгънәсе нидә? – дип сорадылар.
10
Ул аларга:– Аллаһы Патшалыгының серләрен белү сезгә бирелгән, ә башкаларга, караганда күрмәсеннәр, тыңлаганда тѳшенмәсеннәр ѳчен, кинаяле хикәяләр белән сѳйлим.
11
Кинаяле хикәянең исә мәгънәсе менә шундый: орлык – Аллаһы сүзе.
12
Орлыкларның юл буена тѳшүе: кешеләр сүзне ишетәләр, әмма иблис килә һәм, сүзне ишеткән кешеләр ышанып котылмасын ѳчен, аларның күңелләрендәге сүзне алып китә.
13
Орлыкларның ташлы туфракка тѳшүе исә: кешеләр сүзне ишетәләр, аны шатланып кабул итәләр, әмма тамырлары булмаганлыктан, ышанулары кыска вакытлы була, һәм алар сынау вакытында чигенәләр.
14
Ә орлыкларның күгәнлеккә тѳшүе: кешеләр сүзне ишетә, ләкин тормыштагы тѳрле мәшәкатьләр, байлык һәм ләззәтләр аларны басып китә һәм андый кешеләрнең җимешләре ѳлгерми.
15
Ә орлыкларның уңдырышлы җиргә тѳшүе исә: сүзне ишетеп, ихластан һәм яхшы күңел белән ул сүзне тотучы кешеләр. Андыйлар, түземлелек күрсәтеп, җимеш бирәләр.
16
Шәмне яндырып җибәргәч, савыт белән капламыйлар, сәке астына да куймыйлар. Киресенчә, керүчеләр яктылыкны күрсен ѳчен, шәмдәлгә утырталар.
17
Чѳнки фаш ителмичә калачак бер яшерен нәрсә дә, беленмичә, ачылмыйча калачак бер сер дә юк.
18
Шулай итеп, ничек тыңлавыгызга игътибар итегез. Чѳнки кемнең бар, шуңа бирелер; ә кемнең юк, аның, бар дип, уйлаганы да тартып алыныр.
19
Анасы белән энеләре Гайсә янына килгәч, халык күп булганлыктан, Аның янына керә алмаганнар.
20
– Әниең белән энеләрең Сине күрергә телиләр, алар тышта торалар, – дип әйттеләр Гайсәгә.
21
Ә Ул аларга:– Минем анам һәм туганнарым – Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр, – дип җавап бирде.
22
Шулай бер кѳнне Гайсә шәкертләре белән кѳймәгә утырды:– Күлнең аръягына чыгыйк, – диде Ул һәм алар кузгалдылар.
23
Кѳймәдә барганда Ул йоклап китте. Күл ѳстендә кѳчле давыл купты, кѳймәгә су тула башлады: аларга куркыныч яный иде.
24
Янына килеп, шәкертләр Гайсәне уяттылар.– Ѳйрәтүче! Ѳйрәтүче! Батабыз! – дип кычкырдылар алар.Ә Гайсә исә, торып, җилне дә, котырынган дулкыннарны да тыйды. Бар да туктады һәм тынлык урнашты.
25
Ул аларга:– Иманыгыз кайда? – диде.Алар исә курыктылар һәм гаҗәпләнеп бер-берсенә:– Кем соң Ул? Җилгә дә, суга да әмер бирә, һәм алар Аңа буйсына, – диештеләр.
26
Кѳймәдәгеләр Гәлиләя ѳлкәсенә каршы күлнең икенче ягында урнашкан Герәсә җиренә килеп җиттеләр.
27
Гайсә ярга тѳшкәч, шундагы шәһәрнең бер кешесе, җенле кеше, Аның каршына чыкты. Ул кеше инде күптәннән кием кими, йортта түгел, ә каберләр арасында яши иде.
28
Гайсәне күргәч, акырып, Аның алдына егылды һәм каты тавыш белән:– Аллаһы Тәгаләнең Улы Гайсә, Сиңа миннән ни кирәк? Үтенеп сорыйм, газаплама мине, – диде.
29
Чѳнки Гайсә шакшы рухка ул кешедән чыгарга боерган иде. Шакшы рух аны инде күптәннән газаплаган. Чылбырлар һәм богаулар белән бәйләп саклаганда да ул кеше богауларны ѳзгән, җен аны чүлләргә куып алып китә торган булган.
30
Гайсә аннан:– Исемең ничек? – дип сорады.Ул:– Гаскәр, – диде. Чѳнки аның эченә күп җеннәр кергән иде.
31
Җеннәр Гайсәдән үзләрен тѳпсез упкынга җибәрмәвен үтенеп сорадылар.
32
Андагы тауда зур дуңгыз кѳтүе утлап йѳри иде. Җеннәр, шул дуңгызлар эченә керергә рѳхсәт сорап, Гайсәгә ялвардылар. Ул аларга рѳхсәт итте.
33
Теге кешенең эченнән чыгып, җеннәр дуңгызлар эченә керделәр. Кѳтү, чабып китеп, текә ярдан күлгә ташланды һәм батып үлде.
34
Кѳтүчеләр исә, булган хәлне күреп, качып киттеләр, шәһәрдә һәм шәһәр тирәсендәге авылларда барысын сѳйләп йѳрделәр.
35
Кешеләр, нәрсә булды икән, дип, шул урынга киттеләр. Алар Гайсә булган җиргә килеп җиткәндә, эченнән җеннәре чыккан кешенең Гайсә янында киенгән һәм акылына килгән хәлдә утыруын күреп, куркып калдылар.
36
Бу хәлне күргән кешеләр аларга җенле булган ирнең савыктырылуы хакында сѳйләп бирделәр.
37
Герәсә җире тирәсендә яшәүче бѳтен кеше бик нык куркып калды, шуңа күрә Гайсәнең ул җирләрдән китүен сорадылар. Ул, кѳймәгә утырып, юлга кузгалганда,
38
җеннәре куып чыгарылган кеше:– Синең белән китәргә рѳхсәт ит, – дип ялварды.Әмма Гайсә:– Ѳеңә кайт һәм, Аллаһы синең ѳчен нәрсә эшләде, шул турыда сѳйлә, – дип, аны кайтарып җибәрде.Ул кеше Гайсәнең аның ѳчен нәрсә эшләгәне хакында бѳтен шәһәр буйлап сѳйләп йѳрде.
Параллельные места
К Филиппийцам 1:23
Миңа ике мѳмкинлекнең берсен сайларга туры килә. Бу дѳньяны калдырып, Мәсих белән бергә булырга дигән кѳчле теләгем бар, бу чагыштыргысыз яхшырак.
39
җеннәре куып чыгарылган кеше:– Синең белән китәргә рѳхсәт ит, – дип ялварды.Әмма Гайсә:– Ѳеңә кайт һәм, Аллаһы синең ѳчен нәрсә эшләде, шул турыда сѳйлә, – дип, аны кайтарып җибәрде.Ул кеше Гайсәнең аның ѳчен нәрсә эшләгәне хакында бѳтен шәһәр буйлап сѳйләп йѳрде.
40
Гайсәнең әйләнеп кайтуын барысы да кѳтәләр иде, шуңа күрә җыелган халык Аны шатланып каршы алды.
41
Шунда гыйбадәтханә башлыгы Яһир Гайсә янына килде. Ул, Гайсәнең аякларына егылып, ялварып, Аны үзенең ѳенә чакырды,
42
чѳнки аның унике яшьләр тирәсендәге бердәнбер кызы үлем хәлендә ята иде. Яһирнең ѳенә барганда Гайсәне бар яктан халык тѳркеме кысрыклады.
43
Шунда унике ел буе кан китүдән газап чиккән бер хатын-кыз бар иде. Ул бѳтен байлыгын табибларга сарыф иткән, аны беркем дә савыктыра алмаган.
44
Хатын, арттан Гайсә янына килеп, киеменең чабуына кагылды, һәм аның кан китүе шундук туктады.
45
Гайсә:– Кем Миңа кагылды? – дип сорады.Барысы да инкяр иттеләр. Петер:– Ѳйрәтүче! Сине урап алганнар. Бар яктан кысрыклыйлар! – диде.
46
Ләкин Гайсә:– Кемдер Миңа кагылды, Мин Үземнән кѳч чыкканын сиздем, – диде.
47
Теге хатын исә, яшеренеп кала алмаячагын күреп, калтырана-калтырана Гайсә янына килде. Аның алдына егылып, ни ѳчен кагылганлыгын һәм ничек итеп шундук савыкканлыгын бѳтен халык алдында сѳйләп бирде.
48
Гайсә аңа:– Кызым! Ышануың сине савыктырды! Имин йѳр, – диде.
49
Гайсә шул сүзләрне әйткән арада, гыйбадәтханә башлыгының ѳеннән килгән бер кеше:– Кызың вафат булды, Остазны бүтән борчыма, – диде.
50
Әмма Гайсә, аның шулай дигәнен ишетеп, Яһиргә:– Курыкма, ышан гына һәм кызың савыгачак, – диде.
51
Яһирнең ѳенә килеп җиткәч, Петердән, Яхъядан, Ягъкубтан һәм кызның әти-әнисеннән башка берәүгә дә керергә рѳхсәт итмәде.
52
Барысы да елый, кыз ѳчен хәсрәтләнә иделәр. Әмма Гайсә:– Еламагыз, ул үлмәгән, йоклый гына, – диде.
53
Ә андагы кешеләр исә Аңардан кѳлделәр, чѳнки кызның үле икәнен беләләр иде.
54
Гайсә, кызның кулыннан тотып:– Балам, тор, – дип кычкырып әйтте.
55
Кызга җан керде һәм ул шундук урыныннан торды. Гайсә аны ашатырга кушты.
56
Кызның әти-әнисе хәйран калдылар. Ә Гайсә аларга бу хәл турында беркемгә дә сѳйләмәскә кушты.
← Предыдущая
От Луки
Следующая →
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
Выбор основного перевода
Синодальный
Современный
Перевод РБО. Радостная Весть
Юбилейное издание (Свет на Востоке)
Перевод свящ. Леонида Лутковского
Церковнославянский перевод
Аварский (магӀарул мацӀ)
Азербайджанский (Azärbaycanca)
Башкирский (башҡорт теле)
Беларускі пераклад
Грузинский (ქართული ენა)
Казахский (қазақ тілі)
Кумыкский (къумукъ тил)
Осетинский (ирон æвзаг)
Таджикский (тоҷикӣ)
Татарский (татарча)
Туркменский (Türkmençe)
Узбекский (ўзбекча)
Український переклад І. Огієнка
Чеченский (нохчийн мотт)
Чувашский (чӑвашла)
American Standard
Biblia Tysiąclecia
Deutsche Luther
Ελληνική μετάφραση
King James
Română traducere
Tradução português
Traducción al español
Traduction française
Traduzione italiana
Türkçe çeviri
中文 汉译
Новый русский перевод МБО