Ул хатын янына килде, аңа таба иелеп, кызышуга чыгарга әмер бирде һәм кызышу аны калдырды. Шимунның каенанасы шундук торып басты һәм аларга табын әзерли башлады.
Шимун Аңа:– Ѳйрәтүче! Без тѳн буе тырыштык, ләкин һичнәрсә тота алмадык. Шулай да, Син кушасың икән, ятьмәне салам, – дип җавап бирде.