Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Мәрьям исә боларның һәммәсен күңеленә салып куйды һәм шул хакта уйлап йѳрде. Ә Ул әйтте:– Әмма Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр сәгадәтлерәк! Шундый әмер алгач, каравылчы аларны зинданның эчке бүлмәсенә япты һәм аякларын агач богауларга беркетеп куйды. Сүз тыңлап кына үз-үзегезне алдамагыз, ә аны үтәгез. Имандашлар, Раббының килүенә кадәр сабыр булыгыз. Игенченең үз җиреннән кыйммәтле уңыш кѳтеп алуын исегездә тотыгыз. Ул сабырлык белән кѳзге һәм язгы яңгырлар кѳтә. сабырлык белән игелекле эшләр кылып данга, хѳрмәткә һәм үлемсезлеккә омтылучыларга Ул мәңгелек тормыш бирә. Ләкин Аллаһы ихтыярын үтәр ѳчен сезгә сабырлык кирәк, аны үтәгәннән соң Аллаһы вәгъдә иткәнне алырсыз. Син Минем сабыр булу кирәклеге хакында әйткән сүземне саклап тотканга күрә, җирдә яшәүчеләрне сынар ѳчен, бѳтен җиһанга киләчәк сынау вакытыннан Мин дә сине саклап калачакмын.
Выбор основного перевода