Барысы да куркып калдылар һәм Аллаһыны данладылар.– Безнең арадан бѳек Пәйгамбәр чыкты. Аллаһы Үз халкына ярдәмгә килде, – диделәр.
Фарисейләр һәм канунчылар исә:– Бу Кеше гѳнаһлыларны кабул итә һәм алар белән бергә ашый, – дип сукрандылар.
Бу хәлне күргәннәрнең барысы да:– Ул, гѳнаһлы кешенең ѳенә кереп, аның кунагы булды! – дип зарлана башладылар.
Ул алардан:– Нинди хәлләр турында? – дип сорады.Шәкертләр Аңа әйттеләр:– Насаралы Гайсә турында; Ул Аллаһы алдында да, бѳтен халык алдында да, эштә дә, сүздә дә кодрәтле Пәйгамбәр иде.
Гайсә эшләгән могҗизалы галәмәтне күреп, кешеләр:– Дѳньяга килергә тиеш булган Пәйгамбәр, чынлап та, Шушыдыр, – диештеләр.