Яхъя пәйгамбәрнең шәкертләре бу хәлләрнең барысы хакында остазларына сѳйләделәр. Ул: «Килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне кѳтикме?» – дип сорарга Раббы янына ике шәкертен җибәрде.
Барысы да елый, кыз ѳчен хәсрәтләнә иделәр. Әмма Гайсә:– Еламагыз, ул үлмәгән, йоклый гына, – диде.
Раббы, тагын җитмеш ике шәкертен сайлап, Үзе барырга җыенган һәр шәһәргә һәм авылга икешәр-икешәр итеп Үзе алдыннан җибәрде.
Бервакыт Гайсә бер урында дога кылды. Ул дога кылып бетергәннән соң, шәкертләренең берсе Аңа:– Раббым! Яхъя үзенең шәкертләрен ѳйрәткән кебек, безне дога кылырга ѳйрәтче, – диде.
Әмма Раббы аңа әйтте:– Әйе, сез, фарисейләр, савыт-сабагызның тышкы ягын чистартасыз, ә үзегезнең эчегез комсызлык һәм явызлык белән тулы.
Раббы исә әйтте:– Хезмәтчеләргә тиешле ризыкны үз вакытында ѳләшү ѳчен, хуҗа тарафыннан башка хезмәтчеләргә башлык итеп куелган ышанычлы һәм акыллы хезмәтче нинди була соң?
Раббы аңа җавап итеп әйтте:– Монафикълар, сезнең һәркайсыгыз шимбә кѳнне, үгезен яки ишәген утлыктан ычкындырып, су эчертергә алып бармыймыни?
Рәсүлләр Раббыга:– Безнең иманыбызны арттырчы, – диделәр.
Һәм Раббы әйтте:– Гадел булмаган хакимнең нәрсә әйткәнен ишетәсезме?
Зәкәй исә, торып, Раббыга әйтте:– Әфәнде! Милкемнең яртысын фәкыйрьләргә бирермен, инде кемне дә булса алдаганмын икән, аңа дүрт тапкыр күбрәк кайтарып бирермен.
Бу вакытта Раббы борылып Петергә карады; һәм Раббының аңа: «Бүген әтәч кычкырганчы син Миннән ѳч тапкыр ваз кичәчәксең», – дигән сүзләре исенә тѳште.
Аларның барысы да:– Раббы чыннан да үледән терелеп торды һәм Шимунга күренде, – дип сѳйләделәр.