Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Килүчеләр үзләренең гѳнаһларын икърар иттеләр, һәм аларны Яхъя Үрдүн елгасында чумдырды. Мин, тәүбә итүегезнең билгесе итеп, сезне суга чумдырам. Әмма артымнан Килүче миннән кодрәтлерәк. Мин Аның аяк киемнәрен күтәреп йѳреп хезмәт күрсәтергә лаексыз. Ул сезне Аллаһы Рухына һәм утка чумдырыр. Чѳнки Яхъя сезгә тәкъвалык юлын күрсәтергә дип килгән иде, әмма сез аңа ышанмадыгыз. Ә салым җыючылар һәм фахишәләр аңа ышандылар. Сез, моны күреп тә, барыбер тәүбә итмәдегез һәм аңа ышанмадыгыз. Яхъя янына, суга чумдырылырга дип, күп халык килә иде. Ул кешеләргә:– Әй, сез, елан токымнары! Аллаһының якынлашып килүче ачуыннан кача алырсыз дип кем әйтте сезгә? – диде. – Суга чумдырылырга дип, салым җыючылар да килделәр һәм Яхъядан:– Остаз! Ә безгә нәрсә эшләргә? – дип сорадылар.
Выбор основного перевода