Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Кәпәрнаумга килгәч, шимбә кѳн туу белән, Гайсә һәм Аның шәкертләре гыйбадәтханәгә бардылар һәм Гайсә ѳйрәтә башлады. Ул аларның гыйбадәтханәләрендә ѳйрәтте, һәм барысы да аны мактады. Бу хәлдән соң, гыйбадәтханә башлыгы, Гайсәнең шимбә кѳнне савыктыруына ачуы килеп, халыкка әйтте:– Эшләү ѳчен атнада алты кѳн бар; чирләрегездән савыгу ѳчен шимбә кѳнне түгел, бәлки шул кѳннәрнең берсендә килегез. Шунда Гайсә канунчы һәм фарисейләргә мѳрәҗәгать итеп:– Канун шимбә кѳнне савыктырырга рѳхсәт итәме? – дип сорады. Кайбер фарисейләр исә:– Бу Кеше шимбә кѳнне тотмый, шуңа күрә Ул Аллаһыдан түгел, – дип әйттеләр.Ә башкалары:– Гѳнаһлы кеше мондый могҗизалы галәмәтләрне ничек эшли алсын? – диделәр. Һәм алар арасында бәхәс чыкты. Гайсә аңа:– Мин дѳньяга ачык сѳйләдем. Һәрвакыт яһүдләр җыела торган гыйбадәтханәдә һәм Аллаһы Йортында ѳйрәттем һәм яшеренеп һичнәрсә сѳйләмәдем.
Выбор основного перевода