Дѳнья сезгә нәфрәт белән карамый, ә Миңа нәфрәтен күрсәтә, чѳнки Мин эшләренең явыз булганлыгына һәрвакыт шаһитлек биреп торам.
Сез дѳньяныкы булсагыз, дѳнья сезне үзенекеләре итеп яратыр иде. Ләкин сез дѳньядан түгел, бәлки Мин сезне дѳньядан сайлап алдым, дѳнья сезне шуңа нәфрәт итә.
Хыянәтчеләр, сез дѳньяны яратуның Аллаһы белән дошман булуга бәрабәр икәнен белмисезме әллә? Дѳнья белән дус булырга теләүче кеше Аллаһыга дошман була.