Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шулай итеп, кем Мәсих белән берләшкән, ул – яңа зат итеп яратылган; борынгысы үтте – яңасы килде. Без бу турыда сѳйләшергә тиеш идек, чѳнки Мәсих Гайсәдә булган азатлыгыбызны күзәтергә һәм безне коллыкка тѳшерергә дип, яныбызга яшерен рәвештә ялган «туганнар» килгән иде. Ягъкуб яныннан кайберәүләр килгәнгә кадәр, Кифас яһүд булмаган мәсихчеләр белән бергә ашады; ә инде тегеләр килгәч, сѳннәтләүне таләп итүчеләрдән куркып, яһүд булмаганнардан кача һәм читләшә башлады. Хәзер исә, Аллаһыны танып белгәч, дѳресрәге, Аллаһы тарафыннан танылганнан соң, ни ѳчен дѳнья белән идарә итүче теге зәгыйфь һәм файдасыз кѳчләргә кабат борыласыз һәм яңадан үзегезне аларның колы итәргә телисез? Мәсих безне ирекле булу ѳчен азат итте. Шуңа күрә нык торыгыз һәм яңадан коллык золымына тѳшмәгез. Хәтта сѳннәткә утыртылганнар үзләре дә канунны тотмыйлар, ләкин сезне бу тән йоласына дучар итеп, сезнең белән мактану ѳчен, сѳннәтле булуыгызны телиләр. мин – туып, җиде кѳн үткәч, сѳннәткә утыртылган, Исраил халкыннан, Биньямин кабиләсеннән, еврей ата-анадан туган еврей, яһүдләр канунына мѳнәсәбәтем буенча фарисей. Ул Мәсихне, димәк, тәннең Башын тотмый. Ә бѳтен тән бары тик Башка таянып кына, буыннары һәм сеңерләре белән үзара беркетелеп һәм ныгытылып, Аллаһы кушуы буенча үсә бит. Чѳнки тән күнекмәсенең файдасы аз, ә инде диндарлык һәрнәрсәгә файдалы, чѳнки ул хәзерге һәм киләчәк тормышны вәгъдә итә. Ләкин Аллаһы, Үз халкыннан гаеп табып, болай дип әйтә: «Шундый кѳннәр киләчәк, ди Раббы, Мин Исраил халкы вә Яһүд халкы белән яңа килешү тѳзиячәкмен. Һәртѳрле чит-ят тәгълиматлар сезне туры юлдан читкә алып китмәсен. Йѳрәкләрегезне ризык ашау турындагы кагыйдәләрне тоту белән түгел, ә Аллаһының мәрхәмәте белән ныгытырга кирәк. Мондый кагыйдәләр аларны үтәүчеләргә файда китермәгән. Тәхеттә Утыручы әйтте: «Менә, Мин һәммә нәрсәне яңа итеп ясыйм. Яз, чѳнки бу сүзләр ышанычлы һәм хакыйкый».
Выбор основного перевода