Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ә син исә, ураза тотканда, чәчләреңне майла һәм битеңне ю: фәкыйрьләр һәрвакыт сезнең белән бит, ә Мин сезнең белән һәрвакыт бергә булмам. Балаларым! Мин сезнең белән инде озак булмам. Сез Мине эзләрсез. Яһүдләргә әйткән сүзләремне сезгә дә әйтәм: Сез Мин китәчәк урынга килә алмассыз. Барып урын әзерләгәч, сез дә Мин булган урында булсын ѳчен, янә килеп, сезне Үз яныма алачакмын. Алар ураза тоткан вакытта, Раббыга хезмәт иткәндә Изге Рух: – Минем эшемне башкару ѳчен сайланган Барнабны һәм Шаулны Миңа аерыгыз, – диде. Һәр бердәмлектә баш кешеләрне билгеләделәр һәм, ураза тотып дога кылганнан соң, аларны үзләре дә иман китергән Раббының кулларына тапшырдылар. Дога кылу ѳчен билгеләнгән вакытка читләшүне исәпкә алмаганда, ике якның да ризалыгыннан башка бер-берегездән читләшмәгез. Аннан соң тагын бергә кушылыгыз. Шулай итеп, шайтан, тотнаксызлыгыгыздан файдаланып, сезне аздыра алмас. Хәлдән тайганчы һәм йончыганчы эшләдем, тѳннәремне еш кына йокысызлыкта үткәрдем, ачлыктан һәм сусаудан җәфа чиктем, еш кына ашарга җитәрлек ризыгым булмады, чатлама суыкта һәм ялангач яшәдем.
Выбор основного перевода