Алар шунда ук кѳймәне һәм аталарын калдырып, Гайсәгә иярделәр.
Шуннан соң Петер Гайсәгә мѳрәҗәгать итте:– Менә без, бѳтен нәрсәбезне калдырып, Сиңа иярдек. Моның ѳчен безгә нәрсә була?
Йортларын яки агай-энеләрен яки апа-сеңелләрен яки ата-анасын яки балаларын яки басуларын Минем хакка калдырган һәркем йѳз тапкыр күбрәк алачак һәм аңа мәңгелек тормыш биреләчәк.
Үзе янына шәкертләрен һәм халыкны чакырып, Гайсә әйтте:– Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, үзенең хачын алып, Миңа иярсен.
Гайсә барысына да әйтте:– Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, һәр кѳн үзенең хачын алып Миңа иярсен.
Гайсә икенче берәүгә:– Миңа ияр! – диде.Ә теге кеше:– Әфәнде! Ѳемә кайтып башта атамны күмеп килергә рѳхсәт ит, – диде.
Кем Миңа хезмәт итә, ул Миңа иярсен. Мин кайда булсам, Минем хезмәтчем дә шунда булыр. Миңа хезмәт итүчегә Атам ихтирам күрсәтер.
– Мине яратсагыз, Минем әмерләремне үтәрсез.