Шунда иң баш рухани, ѳс киемнәрен ертып:– Кѳферләнү бу! Нигә безгә тагын шаһитләр кирәк? Хәзер генә үзегез кѳфер сүзләрне ишеттегез!
Табын артында утыручылар бер-берсе белән:– Кем Ул? Ул хәтта гѳнаһларны да кичерә! – дип сѳйләшә башладылар.
Аңардан:– Сиңа: «Ятагыңны ал да йѳр», – дип әйткән Кеше кем Ул? – дип сорадылар.
Яһүдләр Аңа:– Без Сине яхшы эшләрең ѳчен түгел, бәлки, Аллаһыны хѳрмәт итмичә, Аңа каршы кѳфер сүз сѳйләвең, Үзең кеше була торып, Үзеңне Аллаһы дип әйтүең ѳчен үтерергә телибез, – дип җавап бирделәр.