Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Петер сѳйләгән вакытта балкып торган болыт тѳшеп, аларны каплады. Һәм болыт эченнән: «Бу – Минем сѳекле Улым, Ул Минем куанычым. Аны тыңлагыз!» – дигән сүзләр ишетелде. Шул вакытта болыт тѳшеп, аларны каплады һәм болыт эченнән: «Бу – Минем сѳекле Улым, Аны тыңлагыз!» – дигән сүзләр ишетелде. Болыттан:– Бу – Минем сайлап алынган Улым. Аны тыңлагыз! – дигән сүзләр ишетелде. Яхъя пәйгамбәр шаһитлек биреп, ѳстәп әйтте:– Мин Рухның күгәрчен рәвешендә Гайсәгә иңүен һәм Аның ѳстендә калуын күрдем. Аллаһының насаралы Гайсәне Изге Рух һәм кодрәт белән майлаганын, Аллаһы Гайсә белән булганга күрә, Аның, яхшы эшләр кылып, иблис кулындагыларны савыктырып йѳргәнен сез беләсез. Бѳек данлы Аллаһыдан: «Бу Минем сѳекле Улым, Ул Минем куанычым», – дигән аваз килгәндә, Аллаһы Ата тарафыннан Гайсәгә кадерләү һәм дан балкышы бирелде.
Выбор основного перевода