Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шул вакыттан алып Гайсә:– Тәүбә итегез! Күкләр Патшалыгы якынлашты! – дип игълан итеп йѳрде. Элисабет балага узып алтынчы ай киткәч, Аллаһы Җәбраил фәрештәне Гәлиләя ѳлкәсендәге Насара шәһәренә, Мәрьям исемле гыйффәтле кыз янына җибәрде. Мәрьям Давыт нәселеннән булган Йосыф атлы кешегә ярәшелгән иде. Барысы да Гайсәне мактадылар һәм, Аның мәрхәмәт тулы сүзләренә таң калып:– Бу Йосыф улы түгелме соң? – диештеләр. – Бу Йосыф улы Гайсә түгелме соң? Без Аның атасын да, анасын да беләбез бит. Ничек Ул: «Мин күктән иңдем», – дип сѳйли ала икән? – диештеләр. Яһүдләр Аның бу сүзләренә:– Сиңа әле илле яшь тә юк, ә Син Ибраһимны күрдеңме? – диделәр. Мин сиңа, Тәүфил, беренче китабымда Гайсәнең хезмәт итә башлаган кѳннәреннән алып, Үзе сайлап алган рәсүлләргә Изге Рух аркылы боерыклар биреп күккә алынган кѳненә кадәр, барлык эшләгән эшләре һәм ѳйрәткәннәре турында язган идем.
Выбор основного перевода