Балта агачлар тѳбендә ята, ул инде әзерләп куелган: яхшы җимеш бирми торган һәр агачны кисеп утка ташлыйлар.
Яхшы җимеш бирми торган һәр агачны кисеп, утка ташлыйлар.
Кем Миндә тормаса, аны, ботак кебек кисеп, читкә ташларлар һәм ул корып бетәр, ә андый ботакларны җыялар да утка ташлыйлар һәм яндыралар.
Яңгыр мул итеп сугарган җир, дымны үзенә сеңдереп, җир кем ѳчен эшкәртелсә, шул кешегә файдалы уңыш бирсә, Аллаһының фатихасын ала.