Чѳнки Яхъя сезгә тәкъвалык юлын күрсәтергә дип килгән иде, әмма сез аңа ышанмадыгыз. Ә салым җыючылар һәм фахишәләр аңа ышандылар. Сез, моны күреп тә, барыбер тәүбә итмәдегез һәм аңа ышанмадыгыз.
Бу сүзләрне ишеткән бѳтен халык, хәтта салым җыючылар да, Аллаһының хак икәнен икърар иттеләр, чѳнки алар Яхъя тарафыннан суга чумдырылган иделәр.