Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ә Гайсә вакыт-вакыт аулак урыннарга китеп дога кыла иде. Шул кѳннәрдә Гайсә дога кылу ѳчен тауга менде һәм тѳн буе Аллаһыга дога кылды. Бервакыт Гайсә Үзе генә дога кылганда, шәкертләре Аның янында иделәр, һәм Ул аларга:– Халык Мине кем дип белә? – дигән сорау бирде. Шушы сүзләрне сѳйләгәннән соң сигез кѳн чамасы үткәч, Петерне, Яхъяны һәм Ягъкубны Үзе белән алып, Гайсә дога кылырга дип тауга менде. Бервакыт Гайсә бер урында дога кылды. Ул дога кылып бетергәннән соң, шәкертләренең берсе Аңа:– Раббым! Яхъя үзенең шәкертләрен ѳйрәткән кебек, безне дога кылырга ѳйрәтче, – диде.
Выбор основного перевода