Ә арагыздагы иң бѳеге сезнең ѳчен хезмәтче булсын.
Гайсә, утырып, унике шәкертен янына чакырды һәм әйтте:– Кем алдынгы булырга тели, шул иң соңгы булырга тиеш һәм бѳтенесе ѳчен дә хезмәтче булырга тиеш.
– Бу баланы Минем хакка кабул иткән кеше Мине кабул итә, – диде Ул шәкертләренә. – Ә Мине кабул иткән кеше Мине Җибәрүчене кабул итә. Арагызда иң кечкенәгез чын мәгънәсендә бѳек кеше.
Яшьләр, сез шулай ук ѳлкәннәргә буйсыныгыз. Шулай ук һәрберегез бер-берегезгә карата басынкылык күрсәтегез, чѳнки Изге язмада язылганча: «Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора, Ә басынкыларга мәрхәмәтен бирә».