Мин алар ѳчен үтенәм. Бѳтен дѳнья ѳчен түгел, бәлки Син Миңа биргәннәр ѳчен үтенәм, чѳнки алар – Синеке.
Мин инде дѳньяда түгел, ә алар әле дѳньяда. Мин Синең яныңа барам. Изге Атам! Без бер булган кебек, алар да бер булсын ѳчен, аларны Үз исемең белән, Син Миңа биргән исемең белән саклап тор.