Әмма Гайсә эндәшмәде. Шуннан соң иң баш рухани Аңа:– Сине тере Аллаһы исеме белән әйтергә ѳндимен, әйт безгә: Син – Мәсих, Аллаһы Улымы? – диде.
Әмма Гайсә эндәшмәде, бернәрсә җавап бирмәде. Иң баш рухани Аннан тагын сорады:– Син – Мәсихме, мѳбарәк Аллаһының Улымы?
Сез җирдәге хәлләр турында сѳйләгәнгә ышанмыйсыз икән, күктәгеләре хакында сѳйләсәм, ничек ышанырсыз?
Ә сез, Мин хакыйкатьне сѳйләгәнгә күрә, Минем сүзләремә ышанмыйсыз.
яһүдләр, Аның тирәсенә җыелып:– Син безне газаплы билгесезлектә озак тотарсыңмы? Син Мәсих булсаң, безгә ачык итеп әйт, – диделәр.
Иң баш рухани исә Гайсәдән Аның шәкертләре хакында һәм нәрсәләргә ѳйрәтүе турында сорашты.