Кѳнчыгыштан һәм кѳнбатыштан, тѳньяктан һәм кѳньяктан килерләр һәм Аллаһы Патшалыгындагы мәҗлестә утырырлар.
Гайсә белән бергә утыручыларның берсе, моны ишетеп, Аңа әйтте:– Аллаһы Патшалыгындагы мәҗлестә ашаячаклар бәхетле!
Аллаһы, Үз ихтыяры буенча, Гайсәне бѳтен халыкка түгел, ә Үзе тарафыннан алдан ук сайланган шаһитләргә күрсәтте. Ул шаһитләр – без, Ул үледән терелеп торганнан соң Аның белән бергә ашаган һәм эчкән кешеләр.
Фәрештә миңа: «Бәрәннең туй мәҗлесенә чакырылганнар бәхетле, – дип язарга кушты. – Бу сүзләр – Аллаһының хакыйкый сүзләре», – диде ул.