Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Сезгә хак сүз әйтәм: бѳтен дѳнья яңаргач, Адәм Улы шѳһрәтле тәхетенә утырганнан соң, сез дә, Миңа иярүчеләр, Исраилнең унике кабиләсе ѳстеннән хакимлек итеп, унике тәхеткә утырачаксыз. Гайсә белән бергә утыручыларның берсе, моны ишетеп, Аңа әйтте:– Аллаһы Патшалыгындагы мәҗлестә ашаячаклар бәхетле! Дѳньяны изгеләр хѳкем итәчәген белмисезме әллә? Әгәр дѳньяны сез хѳкем итәсез икән, ул вакытта сез әһәмиятсез эшләрне хѳкем итә алмассызмы? Мин җиңеп чыктым һәм, Атам белән бергә, Аның тәхетенә утырдым. Шулай ук, җиңүчегә Үзем белән бергә тәхетемә утыру хокукы бирәчәкмен. Фәрештә миңа: «Бәрәннең туй мәҗлесенә чакырылганнар бәхетле, – дип язарга кушты. – Бу сүзләр – Аллаһының хакыйкый сүзләре», – диде ул.
Выбор основного перевода