Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Үзегезгә байлыкны җирдә җыймагыз. Анда аны кѳя тапый, ул тутыга, караклар урлап чыга. Берәү дә ике хуҗага хезмәт итә алмас: берсен яратмас, ә икенчесен яратыр; берсенә тугры булыр, ә икенчесен санга сукмас. Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз. Сезне кабул итүче Мине кабул итә. Ә Мине кабул итүче Мине Җибәрүчене кабул итә. – Камил булырга теләсәң, бар да, булган милкеңне сатып, фәкыйрьләргә ѳләш. Шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә Миңа ияр, – диде Гайсә. Аның бу сүзләре шәкертләрен бик тә гаҗәпләндерде. Әмма Гайсә кабатлап әйтте:– Дусларым! Аллаһы Патшалыгына керү ничек кыен! Савыт-сабаларыгызда булганны фәкыйрьләргә ѳләшегез; шул чакта сезнең ѳчен һәрнәрсә пакь булыр. Милкегезне сатыгыз да ярлыларга сәдака ѳләшегез. Үзегезгә тузмый торган янчыклар әзерләгез, күктә һич тә кимеми торган хәзинә туплагыз, анда карак та тия алмас, кѳя дә тѳшмәс. Ә инде мәҗлес үткәрәсең икән, фәкыйрьләрне, гарипләрне, аксакларны, сукырларны чакыр, Аларга яхшылык кылырга, игелекле эшләре аркылы бай һәм юмарт булырга, байлыкларын башкалар белән бүлешергә әзер торырга боерык бир.
Выбор основного перевода