Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Берәү дә ике хуҗага хезмәт итә алмас: берсен яратмас, ә икенчесен яратыр; берсенә тугры булыр, ә икенчесен санга сукмас. Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз. Чуалыш китереп чыгарган һәм кеше үтергән ѳчен тѳрмәгә утыртылганны, алар сораганча, азат итте; ә инде Гайсәне аларның ихтыярына тапшырды. чѳнки бар явызлыкларның башлангычы – акчага хирыслык. Кайберәүләр, моңа бирелеп, иманнан читләшкәннәр һәм үз-үзләрен күп кайгыларга дучар иткәннәр. Чѳнки кешеләр үзләрен генә сѳючән, байлык яратучан, мактанчык, һавалы һәм хурлаучан булырлар; алар ата-аналарына буйсынмаслар, яхшылыкны белмәсләр, изге нәрсәләрне ихтирам итмәсләр.
Выбор основного перевода