Агачлар җимеш биргән кебек, тәүбә иткәнегезне эш белән күрсәтегез! «Безнең бит атабыз – Ибраһим», – дип уйламагыз да. Мин сезгә шуны әйтәм: Аллаһы менә шушы ташлардан Ибраһимга балалар булдыра ала.
Гайсә исә моңа карата:– Бүген бу гаиләгә котылу килде, ул да Ибраһим нәселеннән бит, – диде.