Сезгә әйтәм: җирдәге байлык белән үзегезгә дуслар булдырыгыз. Шулай эшләсәгез, байлык беткәч, мәңгелек яшәү урынына кабул ителерсез.
безне кѳендерәләр, ә без һәрвакыт сѳенәбез; без ярлы, әмма күпләрне баетабыз; безнең бернәрсәбез юк, әмма без һәрнәрсәгә ия.
Бу дѳньядагы байларны кисәт: алар тәкәбберләнмәсеннәр һәм ышанычсыз байлыкка түгел, бәлки хозурлану ѳчен безгә һәрнәрсәне мул итеп бирүче Аллаһыга ѳмет багласыннар.