Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Берәү дә ике хуҗага хезмәт итә алмас: берсен яратмас, ә икенчесен яратыр; берсенә тугры булыр, ә икенчесен санга сукмас. Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз. Хыянәтчеләр, сез дѳньяны яратуның Аллаһы белән дошман булуга бәрабәр икәнен белмисезме әллә? Дѳнья белән дус булырга теләүче кеше Аллаһыга дошман була. Әллә хәзер мин илтифатны кешеләрдән эзлимме яки Аллаһыданмы? Яки кешеләргә ярарга тырышаммы? Мин әле дә кешеләргә ярарга тырышсам, Мәсих колы булмас идем. чѳнки бу дѳньяны яратып, Димас мине ташлап, Тессалуникә шәһәренә, Крискис – Гәләтия, Титус – Далматия ѳлкәләренә киттеләр.
Выбор основного перевода