Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Мин сезне бүреләр арасына сарыкларны җибәргән кебек җибәрәм. Шуңа күрә, еланнар кебек сакланучан булыгыз һәм күгәрченнәр кебек эчкерсез булыгыз. Раббы исә әйтте:– Хезмәтчеләргә тиешле ризыкны үз вакытында ѳләшү ѳчен, хуҗа тарафыннан башка хезмәтчеләргә башлык итеп куелган ышанычлы һәм акыллы хезмәтче нинди була соң? Яктылык сезнең белән булган чакта яктылыкка иман китерегез, шул чакта сез яктылык балалары булачаксыз, – диде.Шушы сүзләрне әйткәннән соң Гайсә, китеп, халык күзеннән яшеренде. Кайчандыр сез караңгылык идегез, ә хәзер – Раббыныкы булганга – яктылык, димәк, яктылык кешеләре булып яшәгез. Чѳнки сез барыгыз да яктылыкныкы һәм кѳннеке. Без тѳннеке һәм караңгылыкныкы түгел.
Выбор основного перевода