Яһүдләрнең Коткарылу бәйрәме якынлашкач, Гайсә Иерусалимга килде.
Халык арасында исә, күп кешеләр Аңа иман китерделәр һәм:– Мәсих килгәч, бу Зат күрсәткәннән дә күбрәк илаһи билгеләр күрсәтер микән? – диештеләр.
Шунда баш руханилар һәм фарисейләр киңәшмә җыйдылар.– Безгә нәрсә эшләргә? – диделәр алар. – Бу Кеше күп галәмәтләр күрсәтә.
Аны шул кѳе калдырсак, һәммәсе Аңа иман китерәчәк, һәм римлылар килеп, җиребезне дә, халкыбызны да басып алачак.