һәм үтерелергә тиеш, әмма ѳченче кѳнне Ул терелтеп торгызылачак.Шәкертләр бик зур хафага тѳштеләр.
Ул монда юк: Ул терелтеп торгызылды. Гәлиләядә чагында Аның сезгә әйткән сүзләрен исегезгә тѳшерегез:
«Адәм Улы гѳнаһлылар кулына тотып бирелергә, хачка кадакланырга һәм ѳченче кѳндә терелеп торырга тиеш», – дигән иде Ул сезгә.
Шунда Гайсә әйткән сүзләр аларның исләренә тѳште.
Аның шәкертләре ул вакытта моны аңламадылар, ә инде Гайсә данланганнан соң, Аның хакында шулай язылган булуын һәм Аңа нәкъ шулай эшләүләрен хәтерләренә тѳшерделәр.
Ә Минем исемемнән Ата җибәрәчәк Яклаучы-Юатучы – Изге Рух – сезне һәрнәрсәгә ѳйрәтәчәк һәм Мин сезгә сѳйләгәннәрнең һәммәсен дә хәтерегезгә тѳшерәчәк, – диде.
Давыт Аның хакында болай диде: «Мин Раббыны һәрвакыт үз алдымда күрдем. Ул минем уң ягымда, икеләнмим шуңа күрә.
Аның гәүдәсен черетмичә, Аны үледән терелтеп торгызу турында исә болай дигән: «Давытка бирелгән изге һәм ышанычлы вәгъдәне Сезнең ѳчен тормышка ашырачакмын».