Алар:– Бу кеше: «Мин Аллаһы Йортын җимереп, ѳч кѳн эчендә яңадан тѳзи алам», – дип әйтте, – диделәр.
– Син, Аллаһы Йортын җимерүче һәм аны ѳч кѳндә тѳзүче, Үзеңне коткар! Аллаһы Улы булсаң, тѳш хачтан! – диделәр алар.
– Аның: «Мин кеше кулы белән салынган бу Аллаһы Йортын җимерәчәкмен һәм ѳч кѳндә кеше кулы белән эшләнмәгән башкасын тѳзиячәкмен», – дип әйткәнен без ишеттек.
Үтеп баручылар исә башларын чайкый-чайкый Аны хурладылар.– Әй, Син, Аллаһы Йортын җимерүче һәм аны ѳч кѳндә тѳзүче,
Без аның: «Насаралы Гайсә бу урынны җимерәчәк һәм Муса безгә биргән йолаларны үзгәртәчәк», – дигәнен ишеттек.