Икенче кѳнне Гайсә Гәлиләягә барырга булды. Әндри белән Петер кебек үк, Бәйтсайда шәһәреннән булган Филипне очратты һәм аңа:– Минем артымнан бар, – диде.
Шуннан соң Гайсә яңадан теге чакта суны шәрабка әйләндергән урынга – Гәлиләянең Кәна шәһәренә килде. Кәпәрнаумда бер сарай әһеле һәм аның авыру улы бар иде.
Шимун Петер, Игезәк кушаматлы Томас, Гәлиләядәге Кәна шәһәреннән Натанаил, Зебедәй уллары һәм Гайсәнең тагын ике шәкерте бергә иделәр.