Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Сезгә тынычлык калдырам, Үземнең тынычлыгымны сезгә бирәм, әмма сезгә биргәнем дѳнья биргән кебек түгел. Күңелегез борчылмасын һәм курыкмасын. Шуңа күрә, без иман белән акланган, дип игълан ителеп, Раббыбыз Гайсә Мәсих аша Аллаһы белән безнең арада татулык мѳнәсәбәте урнаша. Әмма без боларның һәммәсен дә безне Яратучы ярдәмендә тулысынча җиңеп чыгабыз. Шулай итеп, Аның аркылы, Аның хачта түгелгән каны белән тынычлык урнаштырып, җирдә һәм күктә булган һәр нәрсәне Аның аша Үзе белән татуландыруны мәгъкуль күрде. Чынлап та Мәсих Гайсәгә хезмәт итеп, хак дин буенча яшәргә теләүчеләрнең барысы да эзәрлекләнер. чѳнки Аллаһыдан туган һәммә кеше явыз дѳньяны җиңә. Дѳньяны җиңгән җиңү – безнең иманыбыз ул. Мин җиңеп чыктым һәм, Атам белән бергә, Аның тәхетенә утырдым. Шулай ук, җиңүчегә Үзем белән бергә тәхетемә утыру хокукы бирәчәкмен.
Выбор основного перевода