Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
тѳнлә Гайсә янына килеп:– Остаз! Синең Аллаһыдан килгән Остаз икәнеңне беләбез; чѳнки, Аллаһы аның белән булмаса, Син күрсәткән могҗизалы галәмәтләрне беркем дә эшли алмас иде, – диде. Гайсә аларга әйтте:– Атагыз Аллаһы булса, сез Мине яратыр идегез, чѳнки Мин Аллаһыдан килдем. Мин Үзлегемнән килмәдем, Мине Ул җибәрде. Гайсә Атаның һәрнәрсәне Аның кулына биргәнен һәм Үзенең Аллаһыдан килеп Аллаһы янына китүен белгәнгә, Минем әмерләремне кабул итеп, аларны үтәгән кеше Мине ярата. Мине яраткан кешене Атам да яратыр, Мин дә яратырмын һәм аңа Үземне күрсәтермен. Гайсә аңа җавабында:– Мине яратучы Минем сүзләремне тотар. Атам аны яратыр һәм Без, аның янына килеп, аның белән бергә яшәрбез. Чѳнки Миңа әйткән сүзләреңне аларга җиткердем, алар кабул иттеләр. Һәм Минем чынлап та Синнән килүемне танып, Мине Син җибәргәнгә ышандылар.
Выбор основного перевода