Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Коткарылу бәйрәме алдыннан Гайсә, Үзенең бу дѳньядан Ата хозурына китү сәгате җиткәнен белеп, дѳньяда булган үзенекеләрен ничек яраткан булса, аларны соңгы чиккә кадәр шулай яратуын эш белән күрсәтте. Сезгә хак сүз әйтәм: Миңа иман итүче Мин башкарган эшләрне һәм аларга караганда да бѳегрәк эшләрне башкарыр, чѳнки Мин Атам янына барам. Сез Изге һәм Хак Заттан ваз кичтегез һәм кеше үтерүчене иреккә чыгарырга сорадыгыз. Чѳнки Мәсих, безне Аллаһы янына алып бару ѳчен, гѳнаһлы кешеләр урынына гадел Кеше буларак, гѳнаһларыбыз ѳчен бер тапкыр үлде. Аның тәне үлемгә тапшырылды, әмма Аллаһы Аны Үзенең Рухы белән терелтте.
Выбор основного перевода