Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Ә Минем исемемнән Ата җибәрәчәк Яклаучы-Юатучы – Изге Рух – сезне һәрнәрсәгә ѳйрәтәчәк һәм Мин сезгә сѳйләгәннәрнең һәммәсен дә хәтерегезгә тѳшерәчәк, – диде. Сезгә тынычлык калдырам, Үземнең тынычлыгымны сезгә бирәм, әмма сезгә биргәнем дѳнья биргән кебек түгел. Күңелегез борчылмасын һәм курыкмасын. Мин Атадан сезгә Яклаучы-Юатучы җибәрәчәкмен. Ул – Атадан чыккан хакыйкать Рухы – килгәч, Минем хакта шаһитлек бирәчәк. Ә сезгә Мәсихтән бирелгән Изге Рух сезнең үзегездә тора һәм сез һичкемнең ѳйрәтүенә мохтаҗ түгелсез. Мәсихнең Рухы сезгә барын да ѳйрәтә, һәм ул Рух хакыйкый, ялган түгел. Рух сезгә ѳйрәткән кебек, Мәсихтә торыгыз.
Выбор основного перевода