Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Сорагыз – сезгә бирерләр, эзләгез – табарсыз, шакыгыз – һәм сезгә ачарлар. Шуңа күрә Мин сезгә әйтәм: сез Аллаһыдан нәрсә генә үтенеп сорасагыз да, алганыгызга ышаныгыз, һәм сез алачаксыз да! Ата Улында данлансын ѳчен, Минем исемем белән нәрсә генә сорасагыз да, эшләрмен. Минем исемем белән Миннән нәрсә сорасагыз да, Мин аны эшләрмен. Сез ул кѳнне, Мин – Атамда, сез – Миндә һәм Мин сездә икәнлекне беләчәксез. Мине сез сайламадыгыз, бәлки Мин сезне сайладым: сез барып җимеш бирсен һәм җимешегез даими булсын дип, сезне билгеләп куйдым. Шулай итеп, Минем исемем белән Атадан нәрсә генә сорасагыз да, Ул аны сезгә бирәчәк. Безнең Аның каршында булган ышанычыбыз бар – без Аллаһының ихтыяры буенча нәрсәне генә сорасак та, Ул безне тыңлый. Аның тыңлаганын без беләбез икән, нәрсә генә сорасак та, сораганыбызны алуыбызны беләбез.
Выбор основного перевода