– Әй, имансыз һәм бозык буын! Миңа күпме сезнең белән булырга? Сезне күпме түзеп торырга? Малайны Минем янга китерегез! – диде Гайсә.
– Мине күрүче Мине Җибәрүчене күрә.
Мәсих – күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы, Ул – Беренче Угыл, яратылганнарның барысыннан да ѳстенрәк,
Аның Улы – Аллаһының даны чәчкән яктылык вә Аллаһының тѳп-тѳгәл чагылышы. Ул һәммә нәрсәне Үзенең кодрәтле сүзе белән тотып тора. Кешеләрне гѳнаһларыннан чистарткач, Ул күктә Мәһабәт Аллаһының уң ягына утырды.