Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Атам бѳтенесен дә Миңа тапшырды. Улын Атасыннан башка һичкем белми. Улыннан башка Атасын һичкем белми, һәм Улы Аны кемнәргә ачарга тели, шул кешеләрдән башка Атаны һичкем белми. Аңарда тормыш булган, һәм шул тормыш кешеләргә яктылык биргән. Хакыйкатьне белерсез һәм хакыйкать сезне ирекле итәр, – дип әйтте. Мин – капка. Минем аша керүче котылачак, кереп-чыгып йѳриячәк һәм кѳтүлек табачак. Гайсә исә:– Мин – терелү һәм тормыш. Миңа иман итүче, үлсә дә, яшәячәк. Шуңа күрә, без иман белән акланган, дип игълан ителеп, Раббыбыз Гайсә Мәсих аша Аллаһы белән безнең арада татулык мѳнәсәбәте урнаша. Мәсих безгә мәрхәмәткә ирешергә мѳмкинлек бирде. Иманыбыз аша бу мәрхәмәттә торабыз. Шуның ѳчен, үзебез Аллаһы данын уртаклашырбыз, дигән ѳмет белән куанабыз. Ул безгә яңа вә тере юлны ачкан. Бу юл пәрдә, ягъни Аның тәне аша бара.
Выбор основного перевода