Әмма Минем шаһитлегем Яхъяныкыннан зуррак: Мин Атаның тѳгәлләргә дип Миңа биргән эшләрен башкарам. Мин эшләгән шул эшләр Мине Атам җибәргән булуына шаһитлек бирәләр.
Гайсә аларга болай дип җавап бирде:– Мин сезгә әйттем, ә сез ышанмыйсыз. Атам исеменнән кылган гамәлләрем Минем хакта шаһитлек бирәләр.
Мин Атамның эшләрен башкармыйм икән, Миңа ышанмагыз.
Ә инде башкарам икән, Минем Үземә ышанмасагыз да, Атамның Миндә, Минем Аңарда икәнлекне белү һәм аңлау ѳчен, эшләремә ышаныгыз, – дип әйтте.
Сез ул кѳнне, Мин – Атамда, сез – Миндә һәм Мин сездә икәнлекне беләчәксез.