Мин, Атамның әмерләрен үтәп, Аның мәхәббәтендә торам, һәм сез дә, Минем әмерләремне үтәсәгез, Минем мәхәббәтемдә калырсыз.
Һәммәбезнең йѳзеннән бѳркәнчек алып ташланганга, Раббының данын кѳзгедәй чагылдырабыз. Без данда бер дәрәҗәдән икенче дәрәҗәгә үзгәртеләбез һәм Аллаһыга охшаганнан-охшый барабыз, андый үзгәртү Раббыдан килә, ә Раббы ул – Рух.
Ә Аның сүзләрен үтәүче кешедә Аллаһы мәхәббәте чыннан да камилләшкән була: шуның аша без Аңарда булуыбызны беләбез.
Һәм Аллаһыны яратуыбызны Аның әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез. Ә Аның әмерләре авыр түгел,
Мәхәббәт исә шуннан гыйбарәт: без Аллаһының әмерләре буенча йѳрергә тиешбез. Сез баштан ук ишеткәнегезчә, Аның әмере шуннан гыйбарәт: сез мәхәббәттә яшәргә тиешсез.