– Сезгә хак сүз әйтәм: ышансагыз һәм икеләнмәсәгез, сез Мин инҗир агачы белән эшләгәнне генә эшләп калмассыз, әмма бу тауга: «Күтәрелеп, диңгезгә ташлан!» – дип әйтсәгез дә шулай булачак.
Шулай дигәннән соң Раббы Гайсә, күккә алынып, Аллаһының уң ягына утырды.
Ә шәкертләре, китеп, бѳтен җир буйлап Яхшы хәбәрне таратып йѳрделәр һәм Раббы аларга ярдәм итеп торды, аларның сѳйләгәннәрен илаһи билгеләр белән раслады.
Җитмеш ике шәкерт, шатлана-шатлана Гайсә янына әйләнеп кайттылар һәм Аңа:– Раббыбыз, без Синең исемеңне кулланганда, безгә хәтта җеннәр дә буйсына, – диделәр.