Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Шулай итеп, Атаның бѳек кодрәте белән Мәсих үледән терелтелгән кебек, яңа тормыш белән яшәү ѳчен, чумдырылу йоласы аша без Аның үлемен уртаклаштык һәм Аның белән бергә күмелдек. Үлгән кеше инде гѳнаһ хакимлегеннән азат ителде. Мин сезнең хакта Аллаһы кайгыртуы белән бик нык кайгыртам бит. Чѳнки мин сезне бер генә иргә – Мәсихкә ярәштем, һәм сезне Аның алдына гыйффәтле кыз кебек китереп бастырырга телим. Чѳнки мин, Аллаһы ѳчен яшәргә дип, канун аркылы канун вәкаләтеннән азат ителдем. Мин Мәсих белән хачка кадакландым Изге Рух исә мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелек, яхшылык, ышаныч, басынкылык, үз-үзеңне тота белүне тудыра. Мондыйларга каршы бернинди канун юк. Ул, безгә каршы булган, Муса канунын тотмаганлыктан, безне гаепләгән бурычларыбыз исемлеген кагыйдәләре белән юкка чыгарды һәм, хачка кадаклап, аны бѳтенләй алып ташлады;
Выбор основного перевода