Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Без беләбез: без гѳнаһ коллары булудан туктасын дип, гѳнаһлы асылыбызның хакимлеге юкка чыгарылсын ѳчен, элекке кеше Аның белән бергә хачка кадакланды. чѳнки тормыш бирүче Рухның кануны Мәсих Гайсә аркылы сине гѳнаһ вә үлем кануныннан азат итте. Әгәр Гайсәне үледән терелткән Аллаһының Рухы сездә яши икән, ул чакта Мәсихне үледән терелткән Аллаһы, сездә яшәүче Рухы белән, фани тәнегезгә дә тормыш бирәчәк. Без Гайсәнең үлгәненә һәм үледән терелгәненә ышанабыз. Шуңа күрә, Гайсәгә иман итеп үлем йокысына киткәннәрне Аллаһы Аның белән кире кайтарачак. Без сезгә хәзер әйтәчәк сүзләр – Раббы сүзләре. Без, исәннәр – Раббы килгәнче яшәячәк кешеләр – үлем йокысына киткәннәрдән алдарак булмабыз. Боерык ишетелгәндә, җитәкче фәрештәнең һәм Аллаһы быргысының тавышы астында күкләрдән Раббы Үзе тѳшәчәк һәм Мәсихкә ышанып үлгәннәр беренче булып тереләчәкләр. Шуннан соң без, исәннәр – монда калганнар – һавада Раббыны каршы алу ѳчен, алар белән бергә болытларда һавага алыначакбыз һәм мәңгегә Раббы белән бергә булачакбыз.
Выбор основного перевода